-31 °С
Болытлы
“Башгидрометүзәк”тә хәбәр итүләренчә, ноябрьнең беренче яртысы республикада субтропик һава массалары тәэсирендә аномаль җылы булып чыкты. Көнлек уртача һава температурасы нормадан 4-7 градуска артык булды.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, республикада алдагы ял көннәре һава температурасы түбән булачак. Һава массалары төньяк диңгез акваторияләреннән күчүгә бәйле, һава температурасы төнлә -5, -10 градуска, аязытканда -15, көндез -2, -7 градуска кадәр төшәчәк. 18 ноябрьдә урыны белән бераз кар ява, 19 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Явым-төшем аз булганга кар катламы республиканың аерым районнарында гына күзәтеләчәк.
Алдан фаразлау буенча, 21-22 ноябрьдә “көньяк” циклон чыгу белән Башкортстанда кар катламы ятуы көтелә.