Якын көннәрдә Красноярск краенда, Новосибирск, Омск, Томск өлкәләрендә, Хакасия һәм Якутиядә кискен салкыннар көтелә. Шул ук вакытта Төньяк-көнбатыш федераль округының берничә төбәгендә "салкын дулкыннары" фаразлана, дип белдерә Русия “Гидрометүзәге”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
"Берничә төбәктә берничә көн эчендә нормадан 7 һәм аннан да күбрәк градуска тайпылышлар фаразлана – салкыннар керә. 19-22 ноябрьдә Ненец автономияле округында 25 градуска кадәр салкын булачак, бу нормадан 7-9 градуска түбәнрәк. Мурманск өлкәсендә дә бик салкын һава торышы — температура нормадан 9-12 градуска түбәнрәк көтелә. Димәк, анда 22 градуска кадәр салкын булачак. Карелиядә нормадан 7-10 градуска түбәнрәк —16 градуска кадәр суыта. Комида 26-29 градуска кадәр салкыннар көтелә, һәм бу нормадан 9-11 градуска түбәнрәк", — дип хәбәр итә ул.
Новосибирск, Омск, Томск өлкәләрендә һава температурасы 10-15 градуска төшәчәк. "Томск өлкәсендә, мәсәлән, дүшәмбе көнне температура минус 10 градуска кадәр төшәчәк, аннан соң төнлә 27-30 градуска кадәр салкын булачак", — дип ассызыклый белгеч.
Красноярск краенда 20 ноябрьдә 15 градуска кадәр суыта. Хакасиядә атна уртасында температура 30 градуска кадәр төшәчәк, ә Якутиядә 40 градус салкыннар көтелә.
Башкортстанга да суыклар якынлаша. Республикада 20 ноябрьдә төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, көндез урыны белән көчле салкын җил чыгачак. Һава температурасы төнлә -4, -9, урыны белән -14, -15 градуска кадәр салкын, көндез 0, -5 градус булуы көтелә.
Автор фотосы.