-28 °С
Болытлы
Салават шәһәрендә боз тоткынында калган аккошка коткаручыларның ярдәме кирәк була. Бәлагә эләккән кошны берничә сәгать элек Агыйдел елгасында күргәннәр. Ачыклануынча, ул судагы бауга уралып калган, урыныннан кузгалып китә алмаган һәм бозга ябышып туңган.
Коткаручылар мескен кошка ярдәмгә ашыккан. Аларның берсе, Рөстәм Дашкин махсус гидрокостюмда аккош янына йөзеп килгән. Коткаручы аннан берничә метр ераклыкта булганда, боз тулысынча ярылган, бау бушаган, һәм аккош тозактан үзе чыккан, дип хәбәр итәләр шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә.
Фото: bashinform.ru