+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Республикада көчле җил көтеләме?

Тирә-як төбәкләрдә берничә көн инде давыл котыра.

Республикада көчле җил көтеләме?
Республикада көчле җил көтеләме?

Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 20 ноябрьдә, явым-төшем көтелми, көндез көньяк-көнбатышта бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән. Һава температурасы -1, -6 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 21 һәм 22 ноябрьдә, көндез җепшек кар, карлы яңгыр, төнлә урыны белән көчле кар явуы көтелә. Аерым районнарда бозлавык, электр чыбыкларында һәм агачларда җепшек кар ятуы, юлларда кар көртләре, бозлавык булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчле җил көтелә. Термометр баганалары төнлә -2,-7, көндез -2,+3 градус күрсәтәчәк.

Билгеле булуынча, бу көннәрдә тирә-як төбәкләрдә көчле давыл котыра. Көчле җил биналарның түбәләрен алып очыра, агачларны сындыра, кешеләргә зыян сала. Кызганычка каршы, Кемерово өлкәсендә котырган ураган өч кешенең гомерен өзгән, 18 кеше зыян күргән. Җилнең тизлеге секундына 33-35 метрга кадәр җиткән.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: