“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 11 декабрьдә, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы көндез -27, -32 градус, урыны белән -22 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 12 декабрьдә, шулай ук, явым-төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -31, -36 градус, төньяк районнарда көчле салкын -40, -43 градуска кадәр җитәчәк, урыны белән -28 градус, көндез -25, -30 градус, урыны белән -21 градус булачак.
Чәршәмбе, 13 декабрьдә, юнәлешлен үзгәртүчән талгын җил көтелә. Термометр баганалары төнлә -23, -28 градус, урыны белән -33 градуска кадәр салкын, көндез -16, -21 градус күрсәтәчәк.
Көннәр җылытуга таба, димәк, чана, чаңгы шуарга чыгарга әзерләнергә дә була.
Автор фотосы.