+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

+7 градуска кадәр җылыта!

Республикага җылы язгы көннәр килә.

+7 градуска кадәр җылыта!
+7 градуска кадәр җылыта!

 “Башгидрометүзәк” фаразлары буенча, бүген, 15 мартта, көндез җитди явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача исәчәк, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы -1,+4 градус тәшкил итәчәк.

16 мартта, шимбә көнне, шулай ук, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача исәчәк, көндез көчле җил чыгачак. Термометр баганалары төнлә -4,-9 градус, урыны белән -11,-16 градуска кадәр салкын, көндез -1,+4 градус күрсәтәчәк.

Ә менә якшәмбегә көн тагын да җылытачак, яз килгәне сизелерлек булачак. 17 мартта, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә -4, -9 градус, урыны белән -11, -16 градуска кадәр суытачак, көндез +2,+7 градуска кадәр җылы булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: