Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген явым-төшем булмаячак. Җил төньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Көндез һава температурасы 0, +5 градус. Республиканың көнчыгышында +10 градуска кадәр җылыта.
Сишәмбе, 19 мартта, янә явым-төшемсез. Җил төньяктан талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы -4, -9 градус. Көндез -1, +4 градус, таулы районнарда +9 градуска кадәр җылы булачак.
Чәршәмбе, 20 мартта, явым-төшемсез. Җил талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы -8, -13 градус, төньякта 18 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -1, +4 градус, таулы районнарда +9 градуска кадәр җылытачак.
Автор фотосы.