Халык сынамышларын күзәтеп барасызмы, дуслар? 19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә, дигән борынгылар. Ә менә синоптиклар бу көннәргә нинди фаразларын бирә?
Республика синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстанда явым-төшем булмаячак. Җил төньяктан уртача. Һава температурасы көндез 1,+4 градус, таулы районнарда +9 градуска кадәр җылы булачак.
Чәршәмбе, 20 мартта, республикада явым-төшем көтелми. Җил талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -8, -13 градус, урыны белән -18 градуска кадәр суыта, көндез -1, +4 градус, таулы районнарда +9 градуска кадәр җылы көтелә.
21 март, пәнҗешәмбе көнне һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Явым-төшем көтелми. Җил үзгәрүчән, талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -8, -13 градус, урыны белән -18 градуска кадәр салкынайта, көндез -1, +4 градус, таулы районнарда +9 градуска кадәр җылы булачак.
Фото: s1.fotokto.ru/