+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Быелгы апрель нинди булачак?

Синоптиклар язның икенче аена һава торышын фаразлады.

Быелгы апрель нинди булачак?
Быелгы апрель нинди булачак?

“Яндекс Погода” метеорологлары апрель аена һава торышын фаразлаганнар һәм аны узган чорлар белән чагыштырган.

Синоптиклар белдерүенчә, былтыргы апрель ае белән чагыштырганда, бөтен ил буенча температура аермасы сизелерлек булачак. Русиянең Европа өлешендә һәм Ерак Көнчыгышта салкынрак булачак: Казанда –  4,1  градуска, Мәскәүдә –  2,4 градуска, Санкт-Петербургта һәм Волгоградта  1,3  градуска  салкынрак булуы көтелә.

Себердә, киресенчә, күпкә җылы булуын вәгъдә итәләр: Новосибирскта –  3 градуска, Иркутскта –  3,6 градуска һәм Красноярскида 3,8  градуска җылырак булмакчы.

Шул ук вакытта барлык башка шәһәрләрдә апрельдә уртача температура нормага якын булачак. Махачкала, Краснодар һәм Сочида бары тик 0,7-0,9 градуска җылырак.

Метеорологлар агымдагы елның апреле явым-төшем ягыннан да аерылып торачак, дип фаразлый. Пермьдә һәм Самарада алар 30-35 процентка күбрәк булыр дип көтелә. Ә Сочи һәм Дондагы Ростовта киресенчә, 30-35 процентка һәм 65-70 процентка азрак.

Башка шәһәрләрдә, мөгаен, гадәттәгедән яңгырлырак булыр. Мәсәлән, Чиләбе, Екатеринбург, Саратов, Волгоград, Махачкала, Владивостокта, явым-төшем нормадан 10-15 процентка күбрәк булачак.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: