+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Беренче язгы яңгырлар килә

Синоптиклар Башкортстанга җылы көннәр килүен хәбәр итә.

Беренче язгы яңгырлар килә
Беренче язгы яңгырлар килә

Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 24 мартта, республикада көндез урыны белән бераз яңгыр һәм җепшек кар, төньякта яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы 0,+5 градус, таулы районнарда +10 градус тәшкил итәчәк.

Дүшәмбе, 25 мартта, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Җил көньяктан талгын исәчәк. Термометр баганалары төнлә 0,-5 градус, көндез +2,+7, таулы районнарда +12 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Сишәмбе, 26 мартта, төнлә урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак, көндез бераз яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явуы көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә -1, -6 градус, көндез +3,+8, урыны белән +13 градуска кадәр җылытачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: