+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Көннәр кайчан җылытыр?

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Көннәр кайчан җылытыр?
Көннәр кайчан җылытыр?

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген көндез бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыга. Көндез һава температурасы +5, +10 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 27 мартта, Башкортстанда яңгыр көтелә, урыны белән җепшек кар явачак, төнлә аерым районнарда көчле яңгырлар булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчәючән. Төнлә һава температурасы -1, +4 градус. Көндез +2, +7 градус җылы булачак.

Пәнҗешәмбе төнендә, 28 мартта, җепшек карга әйләнгән яңгыр көтелә. Көндез бераз җепшек кар явып узачак. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар ятуы, юлларда кар сырынтылары, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгача. Төнлә һәм көндез һава температурасы -2, +3 градус торачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: