Мартның соңгы көннәре янә салкыннары белән куркытмакчы. Апрельдә җылы көннәр килерме? Халык сынамышларына колак салыйк әле, дуслар.
28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.
29 март нинди – апрель шундый.
30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.
31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген республика районнарында болытлы һава торышы фаразлана. Кар катыш яңгыр, кайбер районнарда кар явачак, тимер чыбыкларда һәм агачларда җепшек кар сырынтылары , юлларда бозлавык булачак.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә исәчәк, урыны белән республика буенча җилнең көче секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, һава температурасы төнлә һәм көндез 0 градус тирәсе торачак.
Автор фотосы.