+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстанга аномаль җылылык килә

Һава температурасы нормадан шактый югары булачак, ди синоптиклар.

Башкортстанга аномаль җылылык килә
Башкортстанга аномаль җылылык килә

Бүген әле салкынча: төнлә -8, -13 градус булды, көндез 0, +5 градус булачак. Явым-төшемсез. Җил төнлә талгын, көндез көньяк-көнбатыштан уртача.

31 мартта яңгыр явачак, урыны белән карлы. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә 0, -5 градус, көндез +2, +7 градус булачак.

1 апрельдә җылырак булачак: төнлә -2,+3°, көндез +4,+9°. Төнлә бераз яңгыр һәм кар, көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.

Ә менә 2-5 апрельдә, көньяк киңлекләрдән җылы һава массалары килү белән, “Гидрометүзәк” нормадан 3-7° югарырак һава температурасы һәм аномаль җылы һава торышын вәгъдә итә. Һава температурасы төнлә 0,+5°, көндез +10,+15°кадәр күтәреләчәк. Кар тиз эриячәк.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: