+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Җылы яктан җилләр исә...

Төбәк синоптиклары һава торышының кискен үзгәрүен фаразлады.

Җылы яктан җилләр исә...
Җылы яктан җилләр исә...

 “Башгидрометүзәк” фаразлавы буенча, бүген, 1 апрельдә, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан уртача. Һава температурасы +4, +9 градус булачак.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 2 һәм 3 апрельдә, яңгырлар көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк.  Термометр баганалары төнлә -2, +3 , көндез +6, +11 градус күрсәтәчәк.

"2 апрельдән 5 апрельгә кадәр республикага  көньяк киңлекләрдән җылы һава массасы керәчәк, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 3-7 градуска югарырак булган аномаль җылы һава торышы көтелә. Һава температурасы төнлә 0, +5, көндез +10, +15 градуска кадәр күтәреләчәк. Карның тиз эрүе көтелә. 3 апрельдән 7 апрельгә кадәр дала елгалары ачылыр дип көтелә. Кечкенә дала елгаларында боз китүе, суның кискен күтәрелүенә китерәчәк. Тыгыннар вакытында суның максималь дәрәҗәдән үтүе һәм суның ярларыннан ташып чыгуы көтелә, елга бассейнындагы торак пунктларның түбән яр буе участокларын су басуы ихтимал», — дип хәбәр итә синоптиклар.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: