+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Эремчекле “сырок”

Үзең ясаган тәмле дә, файдалы да.

Эремчекле “сырок”
Эремчекле “сырок”

Балалар бик тә ярата бу ризыкны. Консервантлар, тәмләткечләр һәм башка зыянлы матдәләр тутырылганын сатып алганчы, аларны үзебез дә әзерли алабыз.

Кирәкле ингредиентлар:

200 грамм каптагы эремчек;

20 грамм акмай;

20 грамм шикәр пудрасы;

1 кап ванилин.

1 плитка шоколад.

Әзерләү барышы:

Барлык ингредиентларны бергәләп кушып, яхшылап бутагыз. Иң яхшысы – блендер белән. Аннары кул белән “батончик”лар әвәләгез. Хәзер пергамент кәгазь өстенә тезеп, 1әр сәгатькә туңдыргычка куегыз.

Плиткалы шоколадны ваклап, целлофан капчыкка салыгыз һәм кайнар суда эрегәнче тотыгыз, вакланган чикләвек салып җибәрсәгез тагын да тәмлерәк була. Аннары капчыкны җайлап кына стаканга кидерегез һәм туңдырылган эремчек таякчыкларын шоколадка батырып алыгыз.

Тәлинкәгә тезеп, шоколады катып киткәнче, суыткычка тотыгыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: balthazar.club

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: