Башкортстанда яңа эш атнасы яңгырлы булачак, дип фаразлый синоптиклар.
Бүген, 8 апрельдә, республика буенча урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы +5,+10 градус торачак.
Сишәмбе, 9 апрельдә, төнлә бераз яңгыр явачак, урыны белән уртача. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +1,+6, көндез +8,+13 градус җылы булачак.
Чәршәмбе, 10 апрельдә, шулай ук яңгыр явуы ихтималлыгы саклана, төньяк районнарда карлы яңгыр көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә 0,+5°, көндез +6,+11 градус торачак.
Синоптиклар язгы яңгырлардан соң җылы көннәр килүен дә фаразлый.
Автор фотосы.