Башкортстанга, ниһаять, язгы җылы көннәр килде. Алдагы өч көндә җылы булачак, һава температурасы +16 градуска кадәр җитәчәк. Шул ук вакытта кайбер районнарда бераз яңгырлар булырга мөмкин.
Бүген, 11 апрельдә, термометр баганалары +11,+16 градус күрсәтәчәк. Кайбер урыннарда бераз яңгыр явуы көтелә. Җил төньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк.
Җомга, 12 апрельдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр явуы фаразлана. Җил көнбатыштан талгын, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +2,+7 градус, көндез +11,+16 градуска кадәр җылы булачак.
Шимбә көнне, 13 апрельдә, бераз яңгыр ява, көндез урыны белән уртача. Җил төньяк-көнбатыштан талгын, көндез аерым районнарда көчле җил чыга. Һава температурасы төнлә +2,+7, көндез +10,+15 градус көтелә.
Автор фотосы.