“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 15 апрельдә, явым-төшем көтелми, көндез көнбатышта бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы +9,+14 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 16 апрельдә, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә +2,+7 градус, көндез +11,+16 градус күрсәтәчәк.
Чәршәмбе, 17 апрельдә, ниһаять, күптән көткән җылы башлана. Һава температурасы төнлә +1,+6 градус, көндез +15,+20 градуска кадәр җылыта. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк.
Сөенечле хәбәр җиткерәбез, алдагы көннәрдә Башкортстанга җәйге җылылык киләчәк.
Автор фотосы.