Синоптиклар хәбәр итүенчә, Башкортстанда алдагы өч көндә һава +24 градуска кадәр җылыначак.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча,бүген, 17 апрельдә, кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын, көндез көчле җил көтелә. Термометр баганалары төнлә 0,+5 градус, көндез +15,+20 градус күрсәтәчәк.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 18 һәм 19 апрельдә, явым-төшем көтелми, республиканың төньягында кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил көньяктан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +9,+14 градус җылы булса, көндез +19,+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Апрельдә үк җәйге җылы көннәр башлана, дуслар. Май ничек булыр икән?
Фото: ptica-village.ru