Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 18 апрельдә, явым-төшем көтелми, республиканың төньягында кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, яшен булачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы +19,+24 градус.
19 апрельдә, җомга көнне дә яңгырлар булмый. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле җил чыга. Термометр баганалары төнлә +8,+13 градус, көнчыгышта +3 градус, көндез +21,+26 градус күрсәтәчәк.
Шимбә көнне, 20 апрельдә, явым-төшем булмаячак, төньяк-көнбатыш районнарында кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +11,+16 градус, көнчыгышта +6 градус, көндез +21,+26 градуска кадәр җылы булачак.
Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе аномаль эссе һава торышы турында кисәткән иде.
Фото: sun9-78.userapi.com