+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Аномаль җылылык озакка килерме?

Синоптиклар бу ялларда бик эссе көннәр фаразлый.

Аномаль җылылык озакка килерме?
Аномаль җылылык озакка килерме?

Барыбыз да көтеп алган ял көннәрендә җәйге кебек бик эссе булачак, дуслар. Һава температурасы 30 градуска кадәр якынлаша, дип сөендерә синоптиклар.

«Башгидрометүзәк» мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 20 апрельдә, яңгырлар көтелми, көндез төньяк-көнбатышта кыска вакытлы яңгыр явып үтәчәк, яшен булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыга. Һава температурасы төнлә +11,+16 градус, көнчыгышта +6 градус, көндез +23,+28 градуска кадәр җылыта.

Якшәмбе, 21 апрельдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчә, урыны белән көчле җил көтелә. Термометр баганалары төнлә +9,+14 градус, көндез +20,+25 градус күрсәтәчәк.

Бүген явым-төшем булмаячак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыш талгын исәчәк, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы көндез +22,+27 градус тәшкил итәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: