Кычкыру – ул агрессиянең чагылышы. Агрессия иң кадерле һәм якын кешеңнән булганда, бала моны бик авыр кичерә.
Белгечләр әйтүенчә, әгәр әтисе яки әнисе балага көн саен ябырылып, кычкырып торса, сабый акрынлап үз эченә бикләнә, йомыла, үз-үзенә ышанмый, еш кына елый башлый. Аның психик үсеше тоткарлана, яңа мәгълүматны кабул итү һәм истә калдыру авырлаша. Ул үзен кабырчык астына яшеренгән ташбака хәлендә хис итәчәк.
Агрессиядән укучы бала такта алдында җавап бирәлми, ярышларда уңышка ирешә, кешеләр алдында чыгышлар ясый алмый һәм яңалыклардан курка башлый.
Үскәч мондый кешеләр үз гамәлләренә даими ярдәм һәм хуплау эзли, аларга эшләрен үзгәртү, яңа кешеләр белән аралашу бик авыр, чөнки алар, үзләре дә сизмәстән, уңышсызлык, тирә-юньдәгеләрнең агрессиясен көтә.