+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Апрельдә мондый эсселек кайчан булган?

Уфада һава температурасының яңа абсолют рекорды билгеләнде.

Апрельдә мондый эсселек кайчан булган?
Апрельдә мондый эсселек кайчан булган?

19 апрельдә Уфада һава температурасының яңа абсолют рекорды билгеләнде, ул +29,3 градус тәшкил итте. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, шундый эссе көн 2012 елның 19 апрелендә булган, ул вакытта термометрлар +26 градус күрсәткән.

Башкортстанга аномаль эсселекне субтропик фронт алып килде. Апрельнең икенче яртысында 20 градус җылылык сирәк күренеш булмаса да, бк кадәр җылы һава торышы әле күзәтелмәгән.

Кичә Уфада җылыту сезоны ябылды. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 16 көнгә иртәрәк булды. Узган елның иң эссе көне 10 июльдә булды, температура ул көнне 40 градуска кадәр җылынды.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: