Башкортстанда аномаль эссе көннәр урынына яшенле яңгырлар киләчәк. Мәсәлән, “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 23 апрельдә, төбәктә урыннарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил булачак. Һава температурасы +23,...+28 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 24 апрельдә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, яңгыр, боз явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +10,+15 градус, төньякта +5 градус, көндез +15, +20 градус, төньяк-көнчыгышта +10 градус кына җылы булачак.
Фото: vetta.tv