Республика экологлар берлеге рәисе Александр Веселов агымдагы елның җәе нинди булачагы турында сөйләгән. Бу хакта “UfaTime.ru” басмасы хәбәр итә.
Эксперт билгеләвенчә, метеорологлар һәм климатологлар фаразлары буенча, җәй аномаль эссе һәм коры булачак.
"Узган елда да Башкортстанда җәй аномаль эссе иде, аеруча июль аенда. 2024 елда тагын да эссерәк булачак дип фаразлана. Әлбәттә, фаразлар бирү рәхмәтсез эш, һава торышы үзгәреп тора, әмма гомуми трендлар җәйнең эссе булачагын күрсәтә һәм моңа әзерләнергә кирәк”, – дип ассызыклаган Веселов һәм халыкны “кондиционерлар һәм вентиляторлар алып куярга” чакырган.