“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, иртәгә, 28 апрельдә, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар узачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +12,+17°, көньяк-көнчыгышта +7°, көндез +20,+25°тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе, 29 апрельдә, шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын. Һава температурасы төнлә +6,+11°, көндез +13,+18° булачак.
Сишәмбе, 30 майда, һава +13° кадәр генә җылыначак. Явым-төшем көтелми.
Майның беренче көнендә болытлы һава торышы көтелә. Температура +10,+13° чикләрендә калачак.