Башкортстанның кайбер районнарында алдагы көннәрдә +25 градуска кадәр җылытачакк, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары.
“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген республикада яңгырлар булмаячак. Җил көнбатыштан талгын, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы +18, +23 градус.
Чәршәмбе, 29 майда, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, төнлә яңгырлар көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыш талгын, вакыты белән кискен. Төнлә һава температурасы +7, +12 градус, аязытканда +2 градуска кадәр. Көндез +20, +25 градус, төньяк-көнчыгышта +15 градуска кадәр.
30 майда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Төнлә һава температурасы +7, +12 градус, аязытканда +2 градуска кадәр. Көндез +20, +25 градус, төньяк-көнчыгышта +15 градуска җылы булачак.