-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

1 июньдә көн яңгырлы булса, ай коры килер...

Ә синоптиклар ял көннәренә ниләр вәгъдә итә?

1 июньдә көн яңгырлы булса, ай коры килер...
1 июньдә көн яңгырлы булса, ай коры килер...

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген көндез Башкортстанда кыска вакытлы яңгырлар булачак. Аерым районнарында яшен булуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы көндез +16, +21 градус, көньякта +26 градуска кадәр.

 31 майда яңгырлар көтелми, төбәкнең көньягында кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +6, +11 градус, төньяк-көнчыгышта +1, көндез +21, +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

 1 июнь яңгырларсыз булачак, көньяк районнарда кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән кискен. Һава температурасы төнлә +6, +11 градус, төньяк-көнчыгышта +1 градуска кадәр, көндез элеккечә +21, +26 градус.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: