+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Боз явуы көтелә...

Бакчадагы яшелчәләрне, чәчәкләрне саклагыз!

Боз явуы көтелә...
Боз явуы көтелә...

Синоптиклар фаразлавынча, сишәмбе, 4 июньдә, күпчелек районнарда боз явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы +23,+28 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 5 июньдә, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, көндез боз явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, аерым районнарда көчле җил чыгачак. Термометр баганалары төнлә +12,+17, көндез +24,+29 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе, 6 июньдә, кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр фаразлана. Җил көнбатыштан уртача, яшен вакытында көчәючән. Һава температурасы төнлә +13,+18 градус, көндез +23,+28 градус эссе булачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: