+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Республикада яшен һәм боз көтелә!

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Республикада яшен һәм боз көтелә!
Республикада яшен һәм боз көтелә!

Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 6 июньдә республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, аерым районнарда яшенле яңгыр, боз явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез яшен вакытында көчле җил булачак. Һава температурасы көндез +24,+29 градус тәшкил итәчәк.

Җомга, 7 июньдә, төнлә, урыны белән, көндез төбәктә кыска вакытлы яңгырлар, аерым районнарда яшен, көндез боз-борчак явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле көчәючән. Термометр баганалары төнлә +13,+18 градус, көндез +23,+28 градус күрсәтәчәк.

Шимбә көнне, 8 июньдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, көндез боз булуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, көндез аерым районнарда көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +13,+18 градус, көндез +20,+25 градус булачак.

 

 

Фото: storage.myseldon.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: