“Башгидрометүзәк” белгечләре хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә республикада тагын да эссерәк булачак.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан уртача, көндез көчәючән. Көндез һава температурасы +22, +27 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 11 июньдә, явым-төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын исәчәк, көндез урыны белән көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +15, +20 градус, көнчыгышта +10 градус тора. Көндез +26, +31 градуска кадәр эссе.
Чәршәмбе, 12 июнь — Русия көнендә янә явым-төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән, талгын исәчәк. Көндез урыны белән көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +15, +20 градус, көнчыгышта +10 градус. Көндез +26, +31 градус.
Автор фотосы.