+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әгәр бүген күке кычкырса...

Халык сынамышлары алдагы көннәргә ниләр вәгъдә итә?

Әгәр бүген күке кычкырса...
Әгәр бүген күке кычкырса...

11 июньдә күке кычкырса, алдагы ике-өч көндә көннәр матур торыр, дип юраган халык. Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле, дуслар. Алар безгә ниләр вәгъдә итә?

Алдагы көннәрдә Башкортстанда яшәүчеләрне эссе һава торышы көтә, дип хәбәр итәләр “Башгидрометүзәк”тә. Синоптиклар әйтүенчә, бүген явым-төшем булмаячак. Җил үзгәрүчән юнәлешле талгын исәчәк, көндез урыны белән көчәючән. Көндез һава температурасы +26, +31 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, бәйрәм көнендә, явым-төшемсез. Җил көньяктан талгын исәчәк. Төнлә һава температурасы +14, +19 градус, көнчыгыш районнарда +8, +13 градус булачак. Көндез +28, +33 градуска кадәр эссе көтелә.

13 июньдә һава торышы үзгәрмәячәк. Көндез +28, +33 градус эссе булачак.

 

Фото: pichold.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: