-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ай-һай, эссе булачак!

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Ай-һай, эссе булачак!
Ай-һай, эссе булачак!

Алдагы көннәрдә Башкортстанда эссе һава торышы урнашачак. Урыны белән һава температурасы +35 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бүген, 13 июньдә, кояшлы эссе көн булачак. Җил көньяктан төнлә талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә +16,+21 градус, таулы районнарда +11 градус, көндез +29,+34 градуска кадәр күтәреләчәк.

14 июньдә, җомга көнне һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.

Шимбә көнне, 15 июньдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булырга мөмкин. Җил көньяктан, төнлә талгын, көндез көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +15,+20, көндез +30,+35 градус эссе булачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: