+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Эссе!..

Синоптиклар алдагы көннәргә ниләр фаразлый?

Эссе!..
Эссе!..

“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 16 июньдә, республикада һава температурасы көндез +29,+34° тәшкил итәчәк. Төнлә ул +17,+22° кадәр төшәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы һәм боз явуы ихтимал.

Иртәгә, 17 июньдә, һава торышы үзгәрмәячәк. Төньяк районнарда кинәт көчле җил чыгуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +14,+19°, көндез +28,+33°.

Сишәмбе, 18 июнь көнне, көндез һава +27,+32° кадәр җылыначак. Төнлә төбәктә термометр баганалары+14,+19°,  төньяк һәм көнчыгыш районнарда +9° кадәр төшәчәк. Кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача, яшен вакытында җилнең көчәюе ихтимал.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: