+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сезнең якларда төсле яңгыр яумадымы?

Һавадан җиргә бакалар, балыклар, хәтта акчалар коелу очраклары да аз түгел.

Сезнең якларда төсле яңгыр яумадымы?
Сезнең якларда төсле яңгыр яумадымы?

Җәй могҗизаларга аеруча бай. Әле генә ялт-йолт килеп яшенле яңгыр явып уза, кояш кыздыра, ком бураннары, хәтта давыл-өермәләр күтәрелә.

Беләсегез килсә, давыллардан соң һавадан җиргә һич уйламаган әйберләр: бакалар, балыклар, суалчаннар, бодай, борчак, тукымалар, хәтта борынгы акчалар коелу очраклары да тарихта аз түгел. Хәтта төсле яңгыр яуганы да билгеле.

Мәсәлән, 1974 елда Австралиядә балыклар яңгыры ява. Лисмор шәһәрендә яшәүче Портер түбәгә ниндидер каты әйбер төшеп бәрелүдән йокысыннан уяна. Йортка зур-зур ташлар белән бәргән кебек тоела. Иртән торып чыкса, түбәдә һәм йорт тирәсендә эре-эре океан балыклары — лобаннар ята. Ул 150 дән артык балык җыеп ала. Карт Портер бу гаҗәеп хәлне фотога да төшереп ала.

Дөньяда иң көчле яңгыр (1 минутка 31,2 миллиметр) Американың Монтана штатында 1956 елның 4 июлендә ява.

Уртача еллык явым-төшем буенча дөнья рекорды Гавай утрауларына туры килә.

Елына иң күп яшенле көннәр (322 көн) — 1916-1919 елларда Индонезиядә теркәлә.

Иң көчле җил (сәгатенә 416 километр) — Американың Нью-Хемпшир шәһәрендә 1934 елның 12 апрелендә була.

Елына иң күп томанлы көннәр (уртача 120 көн) — Ньюфаундленд утравында булган.

Иң күп кояшлы көннәр — Сахарада. Биредә кояш тәүлегенә 12 сәгать яктырта.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: