+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Эссегә зарлана торгач...

Республикада су керерлек җылы көннәрне кайчан көтәргә?

Эссегә зарлана торгач...
Эссегә зарлана торгач...

Башкортстанда уңайлы һава температурасы урнашты. Эссе көннәр артта. Шулай да күпләр көтеп алган су керерлек җылы көннәр кайчан булыр?

“Гисметео” порталы мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә төбәктә һава температурасы төшәчәк.

Дүшәмбе, 24 июнь көнне, көндез термометрлар +19 градустан югары күрсәтмәячәк. 25 июньдә тагын да салкынрак булачак – көндез +14 градуска кадәр җылы булачак.

Аннары бераз җылытачак, әмма көндез +22 градустан югары түгел, дип фаразлый синоптиклар. Моннан тыш, киләсе атнаның яңгырлы булуы көтелә.

Июльнең беренче декадасында да эссе көннәр булмаячак. Һава температурасы көндез +21дән +25 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: