+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әле яңа гына +36 иде...

Төнлә республикада һава температурасы +6 градуска кадәр төшәчәк.

Әле яңа гына +36 иде...
Әле яңа гына +36 иде...

Якын арада төнлә республикада һава температурасы +6 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез термометр баганалары +20 генә күрсәтәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, мондый һава торышы июнь ахырына кадәр сакланачак.

Бүген, 26 июньдә, республика буенча кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк. Һава температурасы көндез +17, +22 градус тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 27 июньдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин, төнлә урыны белән явачак. Кайбер районнарда яшен, көндез локаль яңгырлар, боз. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +6, +11 градус, көндез +15, +20 градус тәшкил итәчәк.

Җомга, 28 июньдә, кыска вакытлы яңгырлар явачак әле.  Кайбер районнарда яшен, көндез көчле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +6, +11 градус, көндез +15, +20 градус торачак.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: