Русия Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, июль аенда республикада һаваның уртача айлык температурасы норма тирәсендә булачак дип көтелә (+19,2°С). Айлык явым-төшем дә нормага якын (5070 мм) дип фаразлана.
Дүшәмбе, 1 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы +22,+27°.
Сишәмбе, 2 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Термометр баганалары төнлә +12,+17°, көндез +23,+28° күрсәтәчәк.
Чәршәмбе, 3 июльдә, явым-төшемсез. Җил юнәлешен үзгәртүчән талгын, көндез көчле. Һава температурасы төнлә +11,+16°, көндез +26,+31°.