+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

40 градуслы эсселек килә

2010 елның коры җәе кабатланырмы?

40 градуслы эсселек килә
40 градуслы эсселек килә

Алдагы көннәрдә Русиянең кайбер төбәкләрендә куркыныч эсселек фаразлана. Русия “Гидрометүзәге”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд 40 градуслы эсселекне кемнәргә көтәргә кирәклеге турында кисәтте.

Түбән Волга һәм илнең көньягында, аерым алганда Ростов өлкәсендә яшәүчеләрнең термометр баганалары бу куркыныч билгегә кадәр күтәреләчәк. Краснодар краенда температура — 39, ә Геленджикта 35 градус тәшкил итәчәк. Идел буенда һава 37-38 градуска кадәр эсселәнәчәк. Байкал аръягында, синоптик сүзләренчә, температура — 30 градуска, Тыва һәм Бурятиядә 35 градуска кадәр күтәреләчәк. Читалыларга Роман Вильфанд 33-37 градуска кадәр эсселек вәгъдә итә.

Мондый һава торышында янгын чыгу куркынычы саклана — мондый хәвеф Якутиягә дә яный, дип ассызыклый белгеч. Мәскәүдә эссе көннәр кыска вакытлы салкыннар белән чиратлашачак, дип ышандыра метеорологлар. 2010 елдагы кебек коры җәйнең кабатлануы көтелми.

 

 

Фото:get.pxhere.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: