Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 5 июльдә, явым-төшем булмаячак. Үзгәрешле юнәлештәге җил талгын. Һава температурасы көндез +29,+34°.
Шимбә көнне, 6 июльдә, төнлә, яңгырларсыз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Җил көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +16,+21°, көндез +28,+33°.
Якшәмбе, 7 июльдә, төнлә, яңгырларсыз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы көтелә. Җил көнчыгыштан талгын, көндез урыны белән көчле. Термометр баганалары төнлә +16,+21°, көндез +26,+31° күрсәтәчәк.
Халык сынамышларына да колак салыйк.
5 июльдә яңгыр яуса, икмәк уңар.
6 июльдә сандугач тавышы ишетелмәсә, арпа суктыра башларга мөмкин.
7 июльдә мул чык - мул кыяр уңышына.