+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Койма яңгырлар көтелә

Кайбер районнарда су басулар булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Койма яңгырлар көтелә
Койма яңгырлар көтелә

Башкортстанның күпчелек районнарында 12сеннән 13 июльгә төрле интенсивлыктагы озакка сузылган яңгырлар көтелә, көньяк һәм көнчыгыш районнарда көчле. Урыны белән яшен, боз явуы, җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәйюе ихтимал.

"Таулы һәм көньяк районнарда елгаларда суның кискен күтәрелүе, яңгыр сулары җыелу һәм гидротехник корылмаларга агымның артуы көтелә.  Коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә елгаларда урыны белән су күтәрелү һәм түбән урнашкан участокларны су басуы ихтималы яный”, — дип хәбәр иттеләр “Башгидрометүзәк” белгечләре.Фото: Су басулар булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: