Көннәр салкынайтып куркыткан иде, озак та үтмәде, республикага эссе һава торышы кире кайта. Бүген, 14 июльдә, төбәк буенча урыннарда кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы көндез +22,+27 градус тәшкил итәчәк.
Дүшәмбе, 15 июльдә, шулай ук урыннарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен булырга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +12,+17, көндез +22,+27 градус эссе булачак.
Сишәмбе, 16 июльдә, яңгыр явуы ихтималлыгы саклана. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +12,+17, көндез +22,+27 градуска кадәр күтәрелә.
Автор фотосы.