+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Июль яңгырына карап, көзне билгелә

Алдагы көннәргә һава торышы белән танышыйк, дуслар.

Июль яңгырына карап, көзне билгелә
Июль яңгырына карап, көзне билгелә

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген, 18 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар явачак. Җил төньяктан талгын. Көндез температура +22, +27 градус булачак.

Җомга көнне, 19 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар көтелә. Җил төньяктан талгын. Термометр баганалары төнлә +12, +17 градус, көндез +22, +27 градус күрсәтәчәк.

Шимбә, якшәмбе көннәрендә һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк, ди синоптиклар.

Халык сынамышларына да игътибар итик.

18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса - яңгырга.
19 июль дымлы булса, сентябрь дә юеш булыр.
20 июль көнне яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса - иген өчен зыянлы.
21 июль төнлә Ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы булыр.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: