+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яшене дә, бозы да булачак әле...

Алдагы көннәрдә сак булырга киңәш итәләр.

Яшене дә, бозы да булачак әле...
Яшене дә, бозы да булачак әле...

Быел җәй куркыныч яшеннәре, көчле яңгырлары, эре бозлары белән халыкны аптырата. Җәй уртасында елгалар ярларыннан ташып, авылларны шулай су басуны өлкәннәр дә бик хәтерләми. Ә табигать көйсезләнүен һаман дәвам итә әле.

Бүген, 21 июльдә, республика буенча урыны белән яшенле яңгырлар, көчле боз явуы, секундына 18 метрга кадәр җитәчәк җил көтелә, дип кисәтәләр синоптиклар мәгълүматларына сылтама белән  Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.

"Сак булыгыз, — диелә коткаручылар хәбәрендә. — Ашыгыч хезмәтләр телефоны -112".

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: