Җәйге эссе көннәргә зарлана идек, салкыннар бик озак көттермәде. Мондый салкын яңгырлы көннәрне без генә түгел, яшелчәләр дә яратмый. Яңгырлы салкын төннәр озакка китсә, авырый башлайлар. Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?
Синоптиклар алдагы ял көннәренә һава торышын фаразлады. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, якындагы ике көн яңгырлы булачак, ә көндез һава температурасы +12 градуска кадәр төшәчәк.
Бүген, 26 июльдә, республикада кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән бик көчле яңгырлар, яшен көтелә, көндез боз явачак. Җил төньяктан уртача, урыны белән көчле җил булачак. Һава температурасы төнлә +7, +12 градус, көндез +12, +17 градус торачак.
Автор фотосы.