Барлык яңалыклар

Август нинди булачак?

Синоптиклар җәйнең соңгы аена һава торышын фаразлады.

Август нинди булачак?
Август нинди булачак?

Быел июнь һәм июль айлары республика халкына шактый сынаулар китерде. Башкортстанда еш кына көчле яңгырлар, боз яуды, урыны белән давыл котырынды. Көчле җил агачларны һәм металл корылмаларны алып очырды, ә елгалар ярларыннан чыкты, авылларны су басты. Июль уртасында төбәктә +32 градуска кадәр эсселек урнашты, шуңа күрә күпләр эсседән хәлсезләнде.

Ә менә июль азагында һава торышы кинәт үзгәрде. Республикада туктаусыз яңгырлар яуды, ә һава температурасы төнлә +14, көндез +21 кадәр төште.

Синоптиклар фаразлавынча, республика халкы августта янә табигатьнең холыксызлануын күзәтәчәк: көчле яңгырлар, көчле җил һәм хәтта боз явуы көтелә.

“Gismeteo” мәгълүматлары буенча, августның беренче яртысында Башкортстанда һава температурасы көндез +23; +24 градус һәм төнлә +12; +14 чикләрендә булачак. Мондый һава торышы якынча ай ахырына кадәр сакланачак. Августта төннәр аеруча салкын булачак.

Хәер, җәй белән саубуллашырга иртәрәк әле: синоптиклар җәйнең соңгы аенда да эссе көннәр булачак дип ышандыра, ул көчле явым-төшемнәр белән чиратлашып торачак, дип билгелиләр. Фаразлар буенча, августның беренче атнасында яшенле яңгырлар явачак. Ай уртасында шулай ук алмашынучан һава торышы вәгъдә итәләр. Республиканың көньяк районнарында яңгырлар булачак. Төбәкнең көнбатышында һәм төньягында явым-төшем нормадан бераз түбәнрәк булыр дип көтелә.

Метеорологлар фаразлавынча, август ахырына явым-төшем туктаячак, һәм, ниһаять, кояш җылысында җәйнең ямен тоярга мөмкинлек туачак.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: