Алдагы өч көндә республикада яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итәләр “Башгидрометүзәк” белгечләре.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген Башкортстанда вакыты белән, көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә, аерым районнарда яшенле яңгырлар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчле җил булачак. Көндез һава температурасы +17,+22 градус тәшкил итәчәк.
Иртәгә, 13 августта, урыны белән яңгырлар явып үтәчәк, республиканың кайбер районнарында яшенле яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә +9,+14 , көндез +15,+20 градус булачак.
Чәршәмбе, 14 августта, һава торышы үзгәрмәячәк. Шулай ук урыны белән яңгырлар көтелә, аерым районнарда көчле яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, урыны белән көчле җил булачак. Һава температурасы төнлә +9,+14 градус, көндез +15,+20 градус торачак.
Автор фотосы.