Республикада табигать сюрпризлар белән аптыратудан һич туктамый. Әйтик, бүген иртән иртүк Сибай халкы шәһәрдә эре боз яуганын ачыклаган. Әйтерсең дә, кыш җиткәндәй, иртәнгә шәһәр урамнары ап-ак булган.
"Дөбердәү тавышына уяндык,ә монда шундый боз көртләре өелгән. Әлбәттә, боз-борчак тәрәзәләргә бик нык бәрде. Бөтен виноград әрәм булды", — дип уртаклаша социаль челтәрләрдә анда яшәүче хатын-кызларның берсе һәм боз салган зыянны күрсәтә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген Башкортстанның аерым районнарында көчле яңгырлар һәм яшен фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +10, +15, көндез +14, +19 градус булачак.
Фото социаль челтәрләрдән.