Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
13 сентябрь 2024, 14:20

Бер ай базда утырган

Дүрт метр тирәнлеккә төшеп киткән эт могҗиза белән генә исән калган.

Бер ай базда утырган
Бер ай базда утырган

Уфа районының Алексеевка авылында эт бер ай 4 метр тирәнлектәге ташландык базда яткан. Бәлагә тарыган хайванны күреп калган кеше аны аннан үзаллы рәвештә чыгара алмаган.

Ир кеше эткә ризык ташлап, аның гомерен саклап калган. Этне ач үлемнән коткарган. Тик ярдәм сорап каядыр мөрәҗәгать итү башына да килмәгән. Этне кичә МЧС хезмәткәрләре чыгарган.

Волонтерлар йончыган маэмайны Уфага ветклиникага алып барырга ярдәм эзли генә башлагач, бу хакта постны этнең чын хуҗасы күреп алган, ул инде дүртаяклы дустын эзләп табуга өметен өзгән була.

Эт чиркәүдә хезмәт итүче атакайныкы булып чыккан.

 

Фото: "Моя Уфа", ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: