Барлык яңалыклар
Табигать белән дус бул!
20 сентябрь 2024, 10:00

Яңгырлы яллар көтә

Синоптиклар алдагы көннәргә ниләр фаразлый?

Яңгырлы яллар көтә
Яңгырлы яллар көтә

Синоптиклар Башкортстанда яңгырлы ял көннәре фаразлый. “Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, җомга көнне, 20 сентябрьдә, кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгырлар булачак. Җил көнбатыштан талгын. Көндез температура +15,+20 градус булачак.

Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә +6,+11 градус, көндез +13,+18 градус.

Якшәмбе көнне, 22 сентябрьдә, урыны белән төнлә, көндез республикада бераз яңгырлар явуы көтелә. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын, көндез кайбер районнарда көчле җил чыгуы көтелә. Һава температурасы төнлә +6,+11 градус, көндез +12,+17 градус.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: